Тамашачымы мин?! Актёрмы мин? Белмим…

Тамашачымы мин?! Актёрмы мин? Белмим.
Пәрдә ачылган да, ят тамаша башы.
Бу спектакль безнең хактамы әллә?!.
… Шулай бугай… Кызганычка каршы…

Йә, әйт миңа: нигә җанны талку?
Кемгә кирәк булды? Һәм ни өчен
Ничә дәвер тоташ: » Иртәләдем.
Син соңладың. Ник соңладың?!»- дисең…

Сыек мелодрама төсле. Сюжет төче:
Минем соңга калып табылуым,
Синең яратуга сусап яшәү,
Һәм соң тапкыр дөрләп кабынуың

Төсле. «Нишләргә соң?!»- дисең.
Йә, әйт миңа, ни дип җавап бирим?!.
(Күңел кылы башка аккорд даулый!)
Сәхнә буйлап рольгә сыймый йөрим…

Ə син… ролең белән шундый тәңгәл!..
(Моңың тулы тоташ әрнү төсе…)
Əйт, ялганмы, ятланганмы бу сүз:
«Беркем кирәк түгел… Синнән башка!..»- дисең…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт